Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:39

Буш Иранны "террорчылыкның баш спонсоры" дип атады


Әбү Даби -- Американ президенты Джордж Буш Иранны "дөньядагы террорчылыкның баш спонсоры" дип атады. Аның сүзләренчә, Иран Әфганстандагы талипларга, Гыйрактагы шыгыйларга, Ливандагы сугышчыларга корал җибәреп, бу төбәктә солых урнаштыру тырышлыгына аяк чала.

Бүген Әбү Дабида ясаган чыгышында Буш Американың Якын көнчыгышта демократия урнаштыру нияте "көчле һәм дәвамлы" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG