Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беслан авазы” эше нигезендәге мәхкәмә тыңлаулары күчерелгән


Назрань район мәхкәмәсе “Беслан авазы” оешмасын экстремизмда гаепләү нигезендәге тыңлаулар башлауны күчерде. Оешманың рәистәше Элла Кесаева белдерүенчә, утырышны күчерү җинять эше кузгатуга сәбәп булган язманы тикшерү өчен бәйсез экспертиза уздыруны тәләп иткән мөрәҗәгатьнең мәхкәмәгә кермәве.

Ингушетия прокуратурасы 2005нче елны оешманың сәхифәсенә куелган мәгълүмати язмаларны экстремистик дип табуны тәләп итә. “Беслан терактында үлгәннәрне кызганучыларның барысына да” дигән мәкәләдә Ингушетия тикшерүчеләре имеш Русия президенты Путинга ялган гаепләүләр белдерүне тапканнар.

Ә теракт вакытында зыян күрүчеләр исә, мәхкәмә эзәрлекләүләре аларның Беслан фаҗигәсе нигезендә бәйсез тикшерү уздырырга тырышуларына бәйле, ди.
XS
SM
MD
LG