Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Барадей белән килешүгә ирешкән. АКШ, моның әһәмияте юк, ди


Мөхәммәт Әл-Барадей (с) һәм Иран вәкиле Али Солтания Тәһран һава аланында, 11.12.2008
Мөхәммәт Әл-Барадей (с) һәм Иран вәкиле Али Солтания Тәһран һава аланында, 11.12.2008

Иран һәм Халыкара атом энергия идарәсе Тәһранның атом програмына бәйле бар четерекле мәсьәләләрне 4 атна эчендә хәл итеп бетерергә килешкән. Бу турыда идарә башлыгы Мөхәммәт Әл-Барадей атна ахырында Тәһранда сөйләшүләр үткәргәннән соң хәбәр итте. Әмма рәсми Вашингтон, бу килешү, уран баетуны туктату кебек төп мәсьәләгә кагылмый, дип белдерде.


Узган якшәмбе Тәһранда ирешелгән килешү чынлап та, Иранның атом програмы тирәсендәге низагны хәл итә алмый, чөнки анда, Иранга Берләшкән Милләтләр тарафыннан куелган төп таләп – уран баетуны туктату таләбе - телгә дә алынмаган.

Шулай да, бу килешү Иранның озак еллар буена идән астында нинди эшчәнлек алып барганына күпмедер ачыклык кертә. Атап әйткәндә, анда ике мәсьәлә телгә алына.

Берсе хәрби тармакка караган тикшеренүләргә бәйле. Әйтик, Иран, УФ4 исемле матдә ясарга тырышкан, дигән ишарәләр бар. Уран фториды дип аталган бу матдә чиста уран җитештерүдә чимал буларак билгеле. Шулай ук, ракета технологиясенә караган тикшеренүләр дә бар.

Икенче мәсьәлә – Иранның техник университетында табылган нурланыш калдыклары. Халыкара атом идарәсе бу нурланышның монда кайдан килгәнен белергә, университетта эшләгән кешеләр, җиһазлар белән танышырга тели.

Бу мәсьәләләр идарә шурасы планына узган елның нояберендә үк кертелгән иде һәм әлегәчә җавапсыз кала иде.

Американ президенты Джордж Буш белән Якын көнчыгыш сәфәрендә йөргән Ак йорт сүзчесе Гордон Джондро, бу килешүне Иранның элекке эшчәнлегенә яктылык керткән уңай адым дип атады.

Берүк вакытта, моның уран баетуны туктату кебек төп мәсьәләгә бер катышы да юк, диде ул.

Американ президенты Джордж Буш Якын көнчыгыш сәфәренә чыгар алдыннан, Кушма Штатлар Иранга уран байту кыйммәткә төшсен өчен тырышачак, дигән иде.

"Икътисадый басым, финанс чикләүләр Иран халкын – уран байтуны дәвам итергә кирәкме, юкмы – бу турыда уйланырга мәҗбүр итәчәк", диде американ президенты.

Якын көнчыгыш илләренә сәфәре вакытында Джордж Буш бу илләрнең җитәкчеләрен Ираннан янаган куркыныч турында кисәтте. Якшәмбедә Әбү Дабида ясаган чыгышында ул Иранны дөньядагы террорчылыкның баш химаячысы дип атады.
XS
SM
MD
LG