Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар гимназиясендәге очрашу


14нче гыйнвар Уфаның 65нче санлы татар гимназиясендә татар җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу узды. Анда билгеле журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле композитор Алик Локманов катнашты.

Әлеге гимназиягә 2006нчы елда янкорма төзелгән иде. Бу заманча уку йорты белән танышканнан соң Римзил Вәлиев соклану белдерде. Әлеге мәктәптәге татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лена Шәйдуллина кайчандыр Римзил Вәлиев югары уку йортында укыганда практика узганда анда укыган булган. Очрашуда глобальләшү шартларында татар телен саклау, шәһәрдә татар мәктәбе проблемалары һәм башка бик күп темаларга сөйләшү булды. Очрашу ахырында Римзил Вәлиев мәктәпкә бик күп китаплар, аудио, видеоязмалар, компакт тәлинкәләр бүләк итте. Укучылар кукнакларны җыр-моң, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләп “сыйлады”.

Гимназия башкаланың Черниковка бистәсендә урнашкан, анда 300 бала белем ала
XS
SM
MD
LG