Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:38

Израиль һәм Фәләстин идәрәсе тынычлык урнаштыру нигезендә сөйләшүләр башлады


Израиль һәм Фәләстин идәрәсе тынычлык урнаштыру нигезендә сөйләшүләр башлады.

Израиль тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Ципи Ливни һәм элекке премьер Әхмәд Курәй булачак Иерусалим чикләрен һәм Фәләстин качаклары хәлен тикшерә. Әлегә хәтле бу мәсьәләләрне тикшерү бернинди нәтиҗәләр бирмәгән иде.

Сөйләшүләр Израиль һәм Көнбатыш Ярда бу көннәрдә Америка президенты Джордж Буш булып киткәннән соң башланды. Буш Израиль һәм Фәләстин арасында тынычлыкка, ул президент булганда, ягъни киләсе ел башына кадәр ирешүгә өмет тотуын әйтте.

XS
SM
MD
LG