Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия хөкүмәте план булдырган


Сербия хөкүмәте, Косово албаннары төбәкнең бәйсезлеген игълан итү очрагында нинди чаралар күрәчәк турында план булдырган. Әлеге чаралар планы сер итеп саклана. Бары аның максаты – Косово албаннары Сербиядән аерылса, илнең бөтенлеген саклап калу өчен чаралар күреләчәк, диелә.

Хөкүмәт утырышы төгәлләнгәч, саклану министры Драган Шутановац план нигезендә, Косовода Сербия хәрбиләрен куллану каралмый диелгән. Рәсми Белград бернигә дә карамастан Косово бәйсезлеген танымаячагын һәм төбәктә калган серблар өчен үз хакимиятен булдырачагын белдерә. Шулай ук Сербия Косовоны бәйсез дип таныган илләр белән дипломатик килешүләрне бозачагын әйтә.

Косово албаннары якын арада Сербиядән аерылып мөстәкыйльлеген игълан итәчәкләрен искәртә.
XS
SM
MD
LG