Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең виза чикләүләре Британия белән киеренкелекне арттырачак


Британ тышкы эшләр министры Дэвид Миллибэнд Русиянең Британ мәдәни оешмасы хезмәткәрләренә виза чикләүләре кертү нияте Лондон белән Мәскәү арасындагы дипломатик каршылыкны тагын да арттырырга гына мөмкин дип белдерде.

Дүшәмбе көнне Мәскәү Британ илчелегенең мәдәни бүлеге булган Британ Шурасының төбәкләрдәге бүлекчәләренең яңа хезмәткәрләренә виза бирмиячәген белдерде.

Мәскәү Британ Шурасы рөхсәтсез эшләгән өчен 2 бүлекчәсен ябу таләбен үтәмәде ди.

Кремль сәясәтен каты тәнкыйтләгән Александр Литвиненконы 2006 елда Лондонда агулап үтерүдә шикләнелүче кешене Русиянең Британиягә тапшырудан баш тартуы ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне аеруча киеренкеләштереп җибәрде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG