Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Прокуратура бәйрәмнәргә йомгак ясады


Хокук саклау даирәләре ялларның тискәре якларына игътибар юнәлтәләр. Җинаятьчелек ишәюенең төп сәбәпләре – эчкечелек һәм наркотиклар куллану.

Иң зур яңгыраш алган фаҗигаләрнең икесен, югыйсә, исереклек белән бәйләү кыен. ЮХИДИ хезмәткәрләре яшь кенә Лебедев белән Игнатьевны 18 – 20 сәгать арасында атып үтергәннәр. Алар ЮХИДИ постына дежурга бара торган булганнар. Милиция җитәкчелеге фаразлавынча, бәлки зур тизлек белән баручы машинаны туктатып тикшерергә булганнардыр. Ә машинадагылар туктыйлар һәм, икесен дә үтереп качалар. Үтерешнең сәбәбе турында 20ләп фараз бар. Дөреслеккә иң якыны – үтерүчеләр наркотиклар яки башка тыелган әйбер төягән булганнардыр.
Тагын бер фараз белдерелә. Шул ук төндә Зөяаръягы районы милициясенең яшь тикшерүчесе 22 яшьлек Гөлназ Җәмдиханова үтерелгән була. Аның җәсадын иртән генә табалар. Фараз буенча, бу кызны үтерүчеләр җинаять урыныннан ашыгып качканда, ЮХИДИ хезмәткәрләренә юлыгалар һәм алардан котылуның бердән-бер ысулын аларны да атып үтерү, дип тапканнар, имеш. Җинаятьчеләрне күрше төбәкләрдә дә эзләү оештырылган. Өлкәнең Эчке эшләр идарәсе өлкә халкына да ярдәм сорап мөрәҗәгать итте: теләсә генә нинди шик булса да, хәбәр итәргә телефоннар бәян ителде.
Тагын бер җинаять игътибар үзәгендә: “ТАИС” исемле эре сәүдә ширкатенең генераль директоры урынбасары Владимир Долгановский югалган. Өлкә Эчке эшләр идарәсе башлыгының 1-урынбасары, Криминал милиция башлыгы Валерий Маринкин
Җинаятьчеләрне барыбер табачакбыз, дип ышандыра.
Болары – киң яңгырашлы җинаятьләр. Озын-озак ял көннәрендә исә гади халык арасындагы вак-төяк үтерешләрнең барысына да игътибар итеп бетерерлек тә түгелдер. 31 яшьлек Наталья, мәсәлән, үз шешәдәше белән аракы бүлешә алмау корбаны булган. Монысы өлкә үзәгендә. Ә Майна районында 56 яшьлек Иван Кочетовка 72 яшьлек күршесе Геннадийны “күп эчмә” дип тәрбияләү омтылышына ачуланып үтергән.
Наркоманнар да үзләренчә күңел ачканнар: туңып үлүчеләр дә бар, 12 кеше психболнискә озатылган, 17 кеше наркотик сату омтылышы өчен кулга алынган. Нарколог Долматов әйтүенчә, мондый вәзгыятьнең төп сәбәбе – озын-озак бәйрәмнәр. Бәйрәмнәр чорында 60-тан артык янгын булган. Янгынчылар әйтүенчә, төп сәбәпләре – эчкечелек, төрле шартлаткычлар һәм балалар шаярышы. Янгын аркасында 4 кеше якты дөнья белән хушлашкан.
Хокук саклаучылар узган елга йомгак кебегрәк мәгълүмәтләр дә җиткерделәр. Барлыгы 17500 канун бозу теркәлгән, 120 кеше үтерелгән. Түрәләр дә җинаятьчелек ягыннан калышмыйлар икән: алар тарафыннан кылынган 1900 административ канун бозу, ягъни җинаять теркәлгән. Яшүсмерләр арасында тупас кансызлык күренешләре ишәйгән. Эчке эшләр идарәсе башлыгы Анатолий Баканов әйтүенчә, 1000 чамасы җинаять теркәлми калган.
Менә шундый вәзгыятьтә каршыладылар Прокуратура көнен Сембер халкы һәм аның хокукларын саклаучы оешмалары.
XS
SM
MD
LG