Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:15

Төркмәнстан: Казанга якты чырай, Иранга арт белән


Бирдемөхәммәтовның Иран президенты белән соңгы очрашуында каршылыклар әле сизелми иде, 15.8.2007

Бирдемөхәммәтовның Иран президенты белән соңгы очрашуында каршылыклар әле сизелми иде, 15.8.2007

Инде билгеле булганча, Төркмәнстанда әле Татарстанның хөкүмәт вәкиллеге булып кайтты. Илнең яңа президенты Корбангули Бирдемөхәммәтов белән очрашып, Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов анда КамАЗлар сату, Төркмәнстанның нефть кырларында Татнефть тәҗрибәсен һәм мөмкинлекләрен куллану хакында килеште. Болар барысы да Ашхабадның икенче бер зур сәүдә партнеры - күршедәге Иран белән аралары начараюы сурәтендә булды.

Советлар берлеге таркалып, Төркмәнстан кинәт кенә бәйсезлеккә ирешкәннән бирле, Ашхабад көньяк күршесе Иран белән мөмкин кадәр дустанә мөнәсәбәтләр корып килде. Төркмәнстанның башка илләр белән аралары суынганда да, Иран илнең иң якын дусты вә партнеры булды.

Бу әле узган елның июнендә дә шулай иде, илнең яңа җитәкчесе Корбангули Бирдемөхәммәтов Тәһранда Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗад белән очрашканда Төркмәнстан матбугаты икеяклы мөнәсәбәтләрне нәкъ менә шулай бәяләде. Шуңа да Бирдемөхәммәтов Иран мәсьәләсендә элекке юлбашчы Сәфәрморад Ниязов юлын дәвам итәр дигән өмет бар иде.

Әмма ярты ел үтү белән, шушы матур вә бизәкле сурәттә таплар күренә башлады. Ике арадагы каршылыкларның шактый гына өлкәләрдә булуы ачыкланды - яклар инде газ сату да гына түгел, электр уты, Каспийда балык тоту хокуклары, су байлыкларын бүлү һәм хәтта Иранда яшәгән 2 миллионнан артык төркмәннең милли хокуклары турында да килешә алмый. Болар барысы да хәзер киң җәмәгатьчелеккә чыкты.

Төп бәхәс - Төркмәнстанның Иранга табигый газны нинди бәягә сатуы мәсьәләсе декабрьдә башланды. Яклар яңа бәя хакында килешә алмады, һәм 2008 җитү белән Ашхабад, торбаүткәргечне төзәтергә кирәк дигән булып, ут күршесенә газ кууын киметте.

Иран ягы хәзер мәсьәләнең чыннан да газ бәясен арттыру таләбенә бәйле булуын әйтә. Нефть һәм газ министры Гөләмхәсән Назари, төркмән газы бәясен хәзерге 75тән 140 долларга күтәрү турындагы сөйләшүләр, Төркмәнстан газ кууны яңартуыннан соң гына башлана ала дип белдерде. Әгәр дә бу таләп үтәлмәсә, Иран гомумән төркмән газын сатып алудан баш тартачак, дип яный Иран министры.

Каршылыкларның төзекләндерү эшләренә түгел, ә төркмән ягының яңа бәя даулавына бәйле булуына Иран мәҗлесе депутаты Камал Данишяр да ишарә итә:

"Бар дәүләтләр дә Төркмәнстанның дөреслекне әйтмәвен белә, алар моны аңламый гына. Төп мәсьәлә булып монда бәя тора. Төзекләндерү эшләрен кышын үткәрмиләр, алар моны җәен эшләсә акыллырак булыр иде. Алар фәкать газ бәясен арттырырга тели", ди Иранның парламент әгъзасы.

Газ мәсьәләсендәге тарткалашу әкренләп шушы ике дәүләт арасындагы башка уртак өлкәләргә дә күчә бара. Гыйнвар башында Иранның Каспийдагы хәрби корабы, берничә Иран төркмәне утырган балыкчы көймәсен утка тотып, аларның берсен үтергән дигән хәбәр булды. Бу, нәтиҗәдә, илнең төркмәннәр яшәгән өлкәләрендә чуалышларга китергән, 300-ләп кеше кулга алынып, аларның зур өлеше әле һаман да сак астында тотыла икән. Болар барысы да Ашхабад белән Тәһран арасындагы мөнәсәбәтләргә бары тискәре генә тәэсир ясый, әлбәттә.

Мондый шартларда Төркмәнстанның дусларны башка тарафлардан, бу очракта төньяктан эзләве аңлашыла төшә. Шулай итеп, Ашхабадның Казанга, димәк ки аның аша Мәскәүгә дә якты чырай күрсәтүе тикмәгә түгел - яңа җитәкче белән бу ил тышкы сәясәтендәге юнәлешләрен дә үзгәртә ала.

XS
SM
MD
LG