Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы белән Түбән Камада да биометрик паспортлар өчен документлар кабул ителә башлады


Биометрик паспортлар моңа кадәр булган документтан әллә ни аерылмый кебек…
Биометрик паспортлар моңа кадәр булган документтан әллә ни аерылмый кебек…
“Чаллы белән Түбән Камада бүген ала башладык. Иртәгәдән Әлмәттә ала башларбыз”, - диде яңа төр чит ил паспортлары эшләү өчен документлар кабул итү турында Татарстандагы федераль миграция хезмәтенең чит ил паспортлары әзерләү бүлеге башлыгы Фәрхәт Мөхәммәтҗанов.

Биометрик паспортлар өчен Казанда документлар 14 гыйнвардан бирле кабул ителә. Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, ике көн эчендә 130 кеше тапшырган.
2008 елның икенче яртысында Татарстанда яңа төр паспортлар өчен документлар кабул ителәчәк тагын 7 урын булдырыла. Алары республика калаларында түгел, ә район үзәкләрендә булачак. Якын тирә районнар да әлеге ноктага килә алачак.
“Без монда тикшереп, документларны әзерләп Мәскәүгә җибәрәбез. Мәскәүдә Госзнакта паспортлар әзерләнә. Аннан почта белән безгә килә. Шуңа күрә әзерләнү вакыты бер айга сузылыр дип уйлыйбыз”.
Әлегә кадәр кулланышта булган гадәти чит ил паспортларын һәм аның яңа буыны биометрик документларны әзерләү гадәттә бер айга сузыла. Әмма тормышта төрле хәл булырга мөмкин. Кемгәдер ашыгыч рәвештә чит илгә дәваланырга барырга кирәк, яки кемнеңдер якыны чит илдә авыр хәлдә ята. Мондый көтелмәгән очрак килеп чыкканда гадәти чит ил паспортын да тиз генә ясатып алырга мөмкин иде.
“Иске паспортларны әле дә бирәбез. Ул бездән генә тормый. Башка илләр белән дә бәйләнгән. Моны бөтен дөнья буйлап хәл итеп, яңа паспортка бергә күчерәчәкләр. Ә быел, киләсе елларга әле иске паспортлар калыр дип уйлыйбыз”, - ди Фәрхәт Мөхәммәтҗанов.
Билгеле булганча, моңа кадәр булган паспортлар сирәк кенә булса да башка берәүнеке белән чик кичү мөмкинлеге калдыра иде. Биометрик паспортлар үзләренең кулайлыгы- чикне тизрәк үтү һәм шәхесне тануда ялгыш җибәрмәве белән аерылып тора.

Фәрхәт Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, яңа паспортларны башка кеше куллана алмаячак. Бу документның бер бите катырак һәм анда микрочип урнаштырылган. Бу чипка шәхес турындагы бөтен мәгълүмат салынган. Әлегә биометрия билгеләренә килгәндә исә, бу чипта кеше битенең өч юнәлештә төшерелгән сүрәте генә куела. Ә 2008 елның ахырында һәм 2009 ел башыннан алып анда күз челтәре күчермәсе һәм бармак эзләре дә булачак.
Моңа кадәр чит ил паспорты эшләтү өчен дәүләт салымы 400 сум иде. Биометрик паспортлар өчен 1000 сум түләргә кирәк.
Федераль миграция хезмәткәрләре киләчәккә биометрик мәгълүматлы паспорт һәм башка документларны тиз арада эшләп бирү ысулларының да булдырылуына ышана. Мөхәмәтҗанов әйтүенчә, алга таба миграция хезмәтенә кагылган бөтен документлар да Мәскәүне урап кайтырга тиеш булачак.

Яңа чит ил паспортлары беренче баскыч кына. Киләчәктә чакыру визалары, эшкә рөхсәт алу кәгазьләре дә биометрик рәвештә булачак һәм Госзнакта эшләнәчәк.
“Хәзерге заманда бөтен яңа паспортлар, яңа документлар, аннан соң калган башка документлар да Госзнак аша үтә, анда гына басылачак”, - ди Фәрхәт Мөхәммәтҗанов.
XS
SM
MD
LG