Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ Шурасы Русиядәге хезмәткәрләрне эзәрлекләүгә борчыла


Британ илчелегенең мәдәни бүлеге булган Британ Шурасы үзенең 2 төбәктәге бүлекчәсендә эшләүче русияле хезмәткәрләрнең Федерал иминлек хезмәте ФСБга чакыртылуы турында бедерде.

Лондондагы сүзче әйтүенчә, Шураның Питербур белән Екатеринбурдагы бүлекчәләре хезмәткәрләре сорау алуга ФСБга чакыртылган, соңрак аларның өйләренә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән.

Аның әйтүенчә, Шураның Питербур бүлекчәсе башлыгы Стефен Киннокны иминлек хезмәткәрләре кыска вакытка тоткарлаган.

Милиция вәкиле Интерфакс агентлыгына Киннок исерек хәлдә машина йөрткән өчен тоткарланды дигән.

Британия тышкы эшләр министры Дэвид Миллибанд Русиядәге Британ Шурасы хезмәткәрләрен куркытулар һәм эзәрлекләүләр һич тә кабул ителерлек түгел диде.
XS
SM
MD
LG