Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Мысырда Якын Көнчыгыш сәфәрен тәмамлады


АКШ президенты Джордж Буш бүген Мысырда 8 көнлек Якын Көнчыгыш сәфәрен тәмамлады.

Шәрм-әш-Шәйх шәһәрендә Мысыр президенты Хөсни Мөбәрәк белән сөйләшүдән соң Буш үзенең ел ахырына израилләр белән фәлестиннәр арасында солыхка ирешү максатына төбәктәге илләрдә яклау табуын белдерде.

Сөйләшүләр уңай булды. Мин бу килешүгә ирешеп булачагына ышанам. Чөнки Израиль җитәкчелеге дә, Фәлестин җитәкчелеге дә ике дәүләт булдыру аша чишелеш яклы. Һәм мин төбәктәге дәүләтләрнең моңа ярдам итәргә теләвен беләм диде Буш.

Буш әлеге сәфәре барышында Израильдә, Көнбатыш Ярда, Бәһрәйн, Күвәйт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сөгуд Гарәбстанында тукталып Израиль-Фәлестин солыхы һәм Иранны изоляцияләү турында сөйләшүләр үткәрде.
XS
SM
MD
LG