Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Татарстан» һава ширкәте янә хөкүмәтнеке булды


«Татарстан» ширкәте хөкүмәт карамагына яңа очкычлары белән дә кайта
«Татарстан» ширкәте хөкүмәт карамагына яңа очкычлары белән дә кайта

Инде бер ай бу эш арбитраж мәхкәмәдә дәвам итте. Шушы көннәрдә мәхкәмә “Татарстан” һава ширкәтен хөкүмәт карамагына кайтарды.

Премьер-министр Рөстәм Миңнехановның “Татарстан” һава ширкәтен кире хөкүмәт карамагына кайтарырга дигән карары узган елның декабрь башында ук чыгарылган иде. Бүгенге көнгә кадәр һава ширкәтенең хуҗасы булган “Нур-авиа” барлык акцияләрне дә хөкүмәткә кайтарырга теләмәде.

Инде бер ай бу эш арбитраж мәхкәмәдә дәвам итте. Шушы көннәрдә мәхкәмә карары белән “Татарстан” һава ширкәте хөкүмәт карамагына кире кайтарылды. Мәхкәмә утырышында республиканың җир һәм милек эшләре министрлыгы вәкиле Диләрә Губаева “Нур-авиа”дан акцияләрне алуның сәбәпләрен, бу ширкәтнең хөкүмәт белән бер ел элек имзаланган килешү шартларын үтәмәве белән аңлатты. Бу фикерне җир һәм милек эшләре министры Валерий Васильев та һәрдаим матбугат битләрендә әйтеп килде.
“Нур-Авиа” ширкәте вәкиле Илдар Гайнуллин исә бу гаепләүләрнең барысын да кире какты. Әмма әлегә гаепләнүче як эшне югарырак мәхкәмәдә дәвам иттерегә теләк белдермәде.
XS
SM
MD
LG