Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина НАТО әгъзалыгына тагын бер адым ясарга тели


Украина НАТОдан үзен Әгъзалык Гамәле Планына кабул итүне сорап рәсми рәвештә мөрәҗәгать итте. Бу НАТОда тулы хокуклы әгъза булу алдындагы баскыч.

НАТО генераль секретаре Яап де Һуп Схефферга язылган уртак хатта президент Виктор Ющенко һәм премьер-министр Юлия Тимошенко Украина НАТОның апрель аенда Бухарестта үтәчәк саммитында бу мөрәҗәгаткә уңай җавап бирелер дип көтә ди.
XS
SM
MD
LG