Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суфия Галиева: Гаилә елы дип кенә сөйләнү җитми.


Суфия абыстай: “Татар гаиләсе янында ислам дине торса гына бер файда була ала" - Hilmiye.com, Әхмәт Шахин фотосы.
Суфия абыстай: “Татар гаиләсе янында ислам дине торса гына бер файда була ала" - Hilmiye.com, Әхмәт Шахин фотосы.

Мәгърифәтче Суфия абыстай Галиева: “Гаилә елы дип кенә сөйләнү җитми. Ислам диненнән башка татар гаиләсе мескен бит", ди.

Билгеле дини һәм милли мәгърифәтче Суфия абыстай Галиева: “Гаилә елы дип кенә сөйләнү җитми”, ди. Ул гаиләләрне ныгыту өчен ислам динен дә киңрәк аңлатырга кирәк дип саный.

“Ислам дине булмаса, татар гаиләсе бик мескен булыр иде. Татарда булган ир-хатын кадере, бала тәрбиясен башка бер дин дә бирә алмый”, - дип әйтә Галиева.

Русия һәм Татарстанда 2008 елны Гаилә елы дип игълан итүне милли җәмәгатьчелек һәм диндарлар тулаем яклап кабул иткән. Тик алар моны беръяклы гын аңламый. Ачыктан-ачык гаиләләргә ярдәм итәргә теләү генә дип санаучылар да бар. Әйтик Бөтенрусия “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Гайфуллинага бу “искитәрлек файдалы эш”.

“Гаилә елы дәүләтне дә, иҗтимагый оешмаларны да проблемаларга якынайта. Әйтик балалар аз туа, гаиләләр еш җимерелә башлады бит”.
Бу турыда Миләүшә Гайфуллина пәнҗешәмбе көнне “Шәрык” клубына да барып сөйләргә тели.

“Татар гаиләсе ул нык һәм үзе бер дәүләт кебек яши. Бездә аек, тыныч, үзара хөрмәт белән яшәү гадәте бар. Аны сакларга кирәк”, - ди ул.

Тик һәркем борынгыдан калган гадәт буенча үз гаиләсен саклый да алмый. “Ватаным Татарстан”ның “Гаилә” кушымтасы хуҗабикәсе Фәния Фәезова белән аерылган яки икенче никахка керүчеләр турында сөйләштек.

“Быел мин кияүгә чыктым. Фамилиямне үзгәрттем. Язмыш бит ул. Элеккеге иремнән мин бала булмагач аерылган идем. Тик икенче тапкыр өйләнешкәч инде бу никахны саклар өчен чын-чынлап тырышырга кирәк”, - ди ул.

Шулай ук ул “гаилә елы” дип махсус сөйләүләр теманы ныгытыр, гаиләне аз булса да кадерләргә өйрәтер дип өметләнә. Ә яңа гаилә коручыларны, Фәезова фикеренчә, шактый зур кыенлыклар да көтә.

“Әйтик, фатир булмагач авыр. Шулай ук хатын-кыз балага узса, хастаханә юлларын таптау авыр була”.

Ә менә гаилә, тәрбия, сәламәтлек темасына китаплар чыгарган Суфия абыстай Галиева Гаилә елының буш сүз сөйләү була алуына да күрә.

Гаилә елы дип әйткәнгә сөендек. Тик, татар гаиләсе янында ислам дине торса гына бер файда була ала. Соңгы арада дин турында аз сөйләнелә, дип дәү әниләр, аналар борчыла. Балалар бакчасыннан алып киләсе буыннарыбызга динне аңлата башламасак, тырышлыклар юкка чыгарга мөмкин.” “Ислам дине булмаса, татар гаиләсе бик мескен булыр иде. Татарда булган ир-хатын кадере, бала тәрбиясен башка бер дин дә бирә ламый”, - ди Галиева.

XS
SM
MD
LG