Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:55

Де Һуп Схеффер Әфганстандагы НАТО хәрбиләре эшен уңай бәяли


НАТО генераль секретаре Яап де Һуп Схеффер АКШ саклану министры Роберт Гейтсның тәнкыйтенә җавап буларак Әфганстандагы НАТО гаскәрләренең эшчәнлеген уңай бәяләде.

Гейтс The Los Angeles Times газетына Әфганстанга китерелгән күп кенә НАТО хәрбиләре, бигрәк тә Европа илләреннән булганнар гыйсъянчыларга каршы сугышырга тиешенчә өйрәтелмәгән дигән иде.

Де Һуп Схеффер Әфганстандагы барлык НАТО хәрбиләренең эшенә бик зур хөрмәт белән каравын белдерде һәм алар искиткеч яхшы эшли диде.

Һолландия саклану министрлыгы Гейтсның әйткәннәренә ризасызлык белдереп аңлатма алу өчен АКШ илчесен чакыртачагын әйтте.

XS
SM
MD
LG