Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:33

Гафури эзләре буенча


“Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафури эзләре буенча” дигән чара үтте. Анда Мәҗит Гафури фонды, Татар морзалары, хатын-кызларның “Сәхибҗамал” оешмасы вәкилләре һәм галимнәр катнашты. Сәфәр шагыйрьнең хәләл җефете Зөһрә Гафурова туган яккка - Бүздәк районының Җилем-Каран авылына оештырылды. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге авылда Башкортстандагы бердәнбер татар милли-мәдәни үзәге оештырылган.

Башкорт дәүләт педагогия университеты профессоры Суфиян Сафуанов сүзләренә караганда, үзәк белән әлегә мактанырлык түгел. Җилем-Карандагы кирмән әлегә төзекләндерелеп бетмәгән. Очрашулар да бары мәктәп укучылары һәм укытучылар белән генә узган. Авыл халкы белән очрашу оештырылмаган. Галим Мәҗит Гафурига кагылышлы фикерләре белән бүлешеп, аның 30 яшькә - Зөһрә белән гаилә корганга чаклы мәхәббәт турында шигырьләр язмавын сөйләде. Галим сүзләренчә, Гафури бик ярлы яшәгән. Аның бер хатында Зөһрәнең эшкә урнашып аена 30 тәңкә ала башлавы, моның гаилә өчен бик зур акча булуы әйтелгән. Галим сүзләренчә, шагыйрьләргә беркайчан да кадер булмаган.

XS
SM
MD
LG