Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:28

Тагын бер кадерсез шагыйрь


Билгеле татар шагыйре Фәрит Габдрәхимгә 75 яшь тулды. Габдрәхим Башкортстандагы татар шагыйрьләре арасында иң миллиләрдән санала. Аны шулай дип татар әдәбияты галимнәре билгели.

Аның соңгы китабы зур шау-шулар, комиссияләр төзеп чыгарылган иде. Яңасын чыгару тагы да зуррак проблема булып чыкты. Башкортстанда хакимият тарафыннан 50 һәм 75 яшьләр түгәрәк юбилей булып санала. Шул уңайдан юбилей чаралары уза, китаплар нәшер ителә.

Габдрәхимнең исә китабы төшерелеп калган булып чыкты. Эш шунда, Габдрәхим республикадагы татар язучыларының мөстәкыйль берлеген оештыру өчен көрәшкән билгеле шәхес. Татар телле язучылар берлеге 40тан артык мәхкәмә уздырып рәсми теркәлсә дә, ул хакимият тарафыннан яклау тапмады.

Мөстәкыйль берлек өчен алыш вакытында Габдрәхим Башкорт язучылар берлеге әгъзалыгыннан баш тарткан иде. Инде шуның өчен юбилеенда да аның китабы нәшер ителүдән төшереп калдырылды. Фәрит Габдрәхим якын көннәрдә әлеге мәсъәлә буенча хакимияткә мөрәҗәгать итәргә җыена. Ул республика берлегендә тормаса да, Русия Язучылары берлегеннән чыкмаган. Китап нәшрияты Язучылар берлегенә карамый.

Шуңа Габдрәхим Русиянең бер субъекты буларак ниндидер милли мәсъәләдән хокукларны бозу белән килешми көрәшәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG