Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ Шурасы 2 бүлекчәсен япты


Британ илчелегенең мәдәни бүлеге булган Британ Шурасының Питербур һәм Екатеринбур бүлекчәләре атнакичтә эшләмәде.

Питербур бүлекчәсе үзенең русияле хезмәткәрләрен Федераль иминлек хезмәте ФСБга сорау алуга чакыртулардан соң аларның иминлеге өчен борчылу белдереп чәршәмбе үк ябылган иде.

Русия Британ Шурасының бу бүлекчәләре рөхсәтсез эшли ди. Британия исә Русияне Британ Шурасы хезмәткәрләрен эзәрлекләүдә гаепли.

Соңгы арада Мәскәү-Лондон мөнәсәбәтләрендә киеренкелек арта бара.
XS
SM
MD
LG