Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Косово чишелеше халыкара үрнәк булачак ди


Русия президенты Владимир Путин Косово статусы турында һәртөрле резолюция халыкара үрнәк буларак каралачак диде.

Мәскәү Кремле Путинның Косово низагына чишелеш Белградның да, Приштинаның да фатихасы аша булырга тиеш дигән сүзләрен китерә.

Сербияне яклаучы Русия Косовоның берьяклы бәйсезлек игълан итү мөмкинлегенә күптәннән каршы чыгып килә.

Русиянең БМОдагы илчесе Виталий Чуркин БМО Иминлек Шурасының чәршәмбедәге очрашуыннан соң Косово берьяклы бәйсезлек игълан итсә, беркайчан да БМО яки башка халыкара сәяси оешма әгъзасы була алмыячак диде.
XS
SM
MD
LG