Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:07

Кыргызстанда Югары Мәхкамә рәисе вазыйфасыннан алынды


Кыргызстан парламенты Югары мәхкамә рәисе Курманбек Османовны вазыйфасыннан төшерде.

Президент Курманбек Бакыевның шул турыдагы тәкъдимен 90 депутатның 63-е хуплады.

Бакыевчы депутат, парламентның Канун, хокук һәм дәүләт корылышы комитеты рәисе Ләйлә Ситдыйкова комитет 50-ләп җирле хакимнән шикаять алганнан соң Османовны төшерүне якларга булды диде.

Бәйсез карашлы булуы белән мәгълүм Османов үзен вазыйфасыннан төшерүне сәяси карар дип атады

XS
SM
MD
LG