Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия Иранга атом коралына ия булу мөмкинлеге бирелмиячәк ди


Германия тышкы эшләр министы Франк-Вальтер Штайнмаер халыкара җәмәгатчелек Иранга атом коралы ясау технологиясенә ия булу мөмкинлеге бирә алмый һәм бирмиячәк дип белдерде.

Штайнмаер моны Венада күптән түгел Тәһраннан кайткан Халыкара Атом Энергия Идарәсе башлыгы Мөхәммәт әл-Барадай белән очрашу алдыннан әйтте.

Германия уран баетуны туктату таләбенә буйсынмаучы Тәһранга каршы яңа чикләүләр кертү мөмкинлеге турында сөйләшү өчен БМО Иминлек Шурасының 5 даими әгъзасын киләсе атнада Берлинга чакырды.
XS
SM
MD
LG