Accessibility links

Япон рәсмие Русиягә дәүләт серен сатуда гаепләнә


Яңа күзләү гаепләүләре Мәскәү белән Токио арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да киеренкеләштерергә мөмкин.

Япон хөкүмәте мөһим күзләү хезмәтендә эшләгән бер рәсминең тикшеренү мәгълүмәтләрен чит ил рәсмиләренә акчага сатуы турында белдерде.

Хөкүмәт бу турыда тәфсиллерәк мәгълүмәт бирергә теләми.

Япон киңкүләм мәгълүмәт чаралары исә хөкүмәт өчен мәгълүмәт туплау һәм анализлау белән шөгылләнүче хезмәттә эшләгән бер кеше Токиода Русия рәсмиләре белән очрашып аларга Япониядәге сәяси тәррәкыять турында мәгълүмәтләр тапшырган дип хәбәр итә.

Япония белән Русия территориаль низаг сәбәпле Икенче Дөнья сугышыннан бирле солых килешүе имзаламаган.
XS
SM
MD
LG