Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:55

Иминлек Шурасы Косово мәсьәләсен хәл итә алмады


Бу бүлмәдә дөнья мәсьәләләре хәл ителә... йә ителми

Бу бүлмәдә дөнья мәсьәләләре хәл ителә... йә ителми

Чәршәмбедә Берләшкән Милләтләр оешмасының Иминлек Шурасында үткән тыңлаулар Косово мәсьәләсенә янә ачыклык кертә алмады. Каршы тарафлар һәрберсе үзенекендә калды. Косово вәкилләре якын арада бәйсезлек игълан итәчәген кабатлады. Сербия җитәкчеләре бу бәйсезлекне танымаячагын белдерде.


Берләшкән Милләтләрнең Иминлек Шурасы мөнбәреннән Сербия президенты Борис Тадич әгъза илләрне Косовоның берьяклы игълан ителәчәк бәйсезлеген танымаска өндәде. Тарихтан мисаллар китереп ясаган ялкынлы чыгышында ул бу адым Балкандагы торыклылыкны какшатачак, башка сеператист төбәкләргә үрнәк булачак, дип кисәтте. Тадич, 4 атна элек Сербия премьер-министры Войцлав Коштуница нәкъ шушы мөнбәрдән әйткән сүзләрне кабатлады:
Борис Тадич: Сербия Косовоны танымаячак.

"Сербия Косовоның бәйсезлеген беркайчан да танымаячак, һәм бар демократик вә дипломатик чаралар белән үзенең бөтенлеген һәм мөстәкыйльлеген саклап калачак. Моның белән кабат шуны раслыйм: Сербия көч кулланырга я сугышка бармаячак", диде Сербия президенты.

Косово албаннары җитәкчесе Һәшим Тачига рәсми белдерү ясау мөмкинлеге бирелмәде. Берләшкән Милләтләр оешмасында андый мөмкинлек рәсми танылган дәүләт вәкилләренә генә бирелә. Тыңлаулар беткәч журналистлар алдына чыгып, Һәшим Тачи болай диде:

Һәшим Тачи: Бәйсезлекне якын арада игълан итәчәкбез.
"Якын арада без карар кылачакбыз һәм халыкара җәмәгатьчелек безне таныр дип өметләнәбез. Без һәр нәрсәне Вашингтон, Брюссель һәм башка илләр белән килешеп башкарачакбыз", диде Косово албаннары җитәкчесе.

Вашингтон Косовога бәйсезлек бирү ягында. Тыңлауда чыгыш ясаган Кушма Штатлар вәкиле Залмай Хәлилзад бәйсезлек бирүне күздә тоткан Марти Аһтисаари планын иң дөрес чишелеш дип атады.

Русия вәкиле Виталий Чуркин Хәилзад фикеренә каршы чыкты, Косовога бәйсезлек бирүнең бер кануни нигезе дә юк диде:

"Берьяклы адым ясаса да, Косово халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан тулысынча танылмаячак. Кемдер, карарны бозып, бәлки таныр да, тик ул барыбер бу бинага тулы хокуклы әгъза буларак керә алмаячак", диде Русия вәкиле.

Чуркин телгә алган Иминлек Ширасы 1999 елда кабул иткән 1244 санлы карарда Сербиянең бөтенлеге кагылгысыз, дигән сүзләр бар. Ул карарны 5 даими әгъза, шул исәптән Кушма Штатлар да хуплаган иде. Ләкин хәзер Көнбатыш Косовоның бәйсезлеге төбәктәге чынбарлыкны төгәлрәк чагылдырачак дигән карашата.

Бу якшәмбедә Сербиядә үтәчәк президент сайлауларында да Косово мәсьәләсе төп урын алып тора. Хәзерге президент Борис Тадич белән радикал сәясәтче Томислав Николич арасында кызу көрәш булачак дип көтелә. Соңгы фикер белешүгә караганда, Николич берничә процентка алга чыккан. Белгечләр моны нәкъ менә Косово тирәсендәге киеренкелек белән аңлата. Косово берьяклы бәйсезлек игълан итүгә таба авышкан саен, Сербиядә моңа юл куелмаячак, дигән радикал кәефләр көчәя.

XS
SM
MD
LG