Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:52

Рәфис Борһановны милли хисле булыр дип өметләнәләр


Рафис Борһановтан үтенәм: игъланнарны татарчалаштырсын иде ди Әлмирә Әдиятуллина.

Рафис Борһановтан үтенәм: игъланнарны татарчалаштырсын иде ди Әлмирә Әдиятуллина.

Казанның "икенче башлыгы" итеп Рафис Борһановны сайладылар. Остазы Әхмәт Галиев аны татар мәнфәгатьләрен онытмас дип өметләнә.


Казанда бүген шәһәр думасы җыелып, башкала өчен мөһим мәсьәләләрне тикшерде. Шул исәптән Казан шәһәр башкарма комитеты башлыгын сайлап куйды.

Аны хәзер “сити-менеджер” дип атыйлар. Бу урынга 7 нәмзәт дәгъвә итсә дә, алар арасыннан комитет башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рәфис Борһановның сайлануында шикләнүчеләр аз иде. Ул Камил Исхаков заманында ук шәһәр идәрә оешмаларында эшләгән, соңгы елларда Илсур Мәтшин җитәкчелегендәге шәһәр белән идәрә итү командасында эшли.

Рәфис Борһанов Русия Думасына депутат булып сайланган Марат Заһидуллов урынана сайланды. Шул элеккесе белән чагыштырганда Борһанов “читтән килгән” кеше яки “коры эшмәкәр” түгел.

Шулай иттереп Заһидулловны Думага озаттылар да, аның урынына шәһәр белән идарә итә алучы чиновник килде. Рәфис Борһанов турында мәгълүмат бик күп түгел. Аның Мөслимдә тууы билгеле. Әтисе белән бергә Арчада да яшәгән.

Әмма татар сәнәгатьчелеге яки идарәчеләре өчен ул очраклы кеше түгел. Аның әтисе Тимерхан Борһанов турында татарча әдәби китаплар язлыган. “Тимерханның яшьлеге” дигән китапны укучы хәтерлидер дә әле. Әтисе турында булгач, улы Рәфис та бу китапларга кергән булган.

Техник фәннәр докторы, профессор, Комрессорлар заводында элек директор булып эшләгән Әхмәт Галиев Рәфис Борһановны шәкерте дип саный.

Миндә ул башта мастер булып эшләде. Аннары комсомол секретаре дәрәҗәсенә кадәр үсте. Аннары экономист булып эшләде. Милли җанлы егет ул. Мин аны кешеләргә мәрхәмәтле булыр дип уйлыйм”, - ди.

“Әтисе Тимерхан Борһанов дә искитәрлек шәхес иде. Арчада башкарма комитеты рәисе булганда анда юллар салдырды. Тукай музеен корды. Гариф Ахунов юкка гына аның турында "Тимерханның яшьлеге" дигән китап язмады, хезмәтен белеп язды ул аны”, - дип искә ала Әхмәтов.

Ә “Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы җиткәчесе Әлмирә Әдиятуллина аны шәһәрдә булган язуларны татарлаштырыр дип өметләнә.

“Язулар күбесе гел урысча гына. Хет татарча “Бәйрәм белән!” дип язсыннар иде”, - ди ул. “Борһановны мин күрергә телим. Ул улым үлгәч, аны күмәргә дә килгән иде. Мине, тынычланыгыз дип юандырды. Кече күңелле дип беләм. Өмет итәм, шул сыйфатларын югалтмагандыр. Шуңа күрә Рафис энем Борһановтан зинһарлап үтенәм: Казандагы реклама һәм игъланнарны ул татарчалаштырсын иде. Килгән кунаклардан оят бит. Казан бит зур татар кавәме башкалсы ләбаса! ” - ди Әдиятуллина.

XS
SM
MD
LG