Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:55

Русия Балканны үз кочагында калдырырга тели


Путинне Болгарстанда "Кайтып кит!" дигән сүзләр белән дә каршы алалар

Путинне Болгарстанда "Кайтып кит!" дигән сүзләр белән дә каршы алалар

Сербия өчен көрәш бу көннәрдә шул илнең үзендә генә түгел, аннан читтә дә бара. Мисал өчен, Болгарстан башкаласы Софиядә. Бирегә ике көнлек сәфәр белән Русия президенты Владимир Путин килде. Болгарстан җитәкчеләре белән ул анда Русиядән яңа газүткәргеч сузу, аңардан Сербия аша Европага да газ куу планнарын тикшерә. Русиянең Газпромы Сербиянең иң зур нефть эшкәртү ширкәтен сатып алырга теләвен белдергән иде.

Путинның Болгарстан сәфәре рәсмән шушы илне госманлы төрекләр азат итүнең 130 еллыгына багышланып, анда ул Русия елын ачарга бара дип игълан ителсә дә, төп максат булып энергия мәсьәләләрен хәл итү, ягъни сәяси вә геосәяси проблемалар торуы сер түгел.

Русия президенты София хөкүмәтен яңа бер зур газ проектын гамәлгә кую эшенә күндерергә тырыша. Русиянең Газпром һәм Италиянең ENI ширкәтләре тәкъдим иткән бу проектта табигый газны Русиядән Кара диңгез төбеннән, аннары Болгарстан һәм Сербиядән узачак торбаүткәргеч аша куу карала. "Көньяк Агым" дип аталган проект асылда, көнбатыш илләренең Русияне читләтеп үтәчәк "Nabucco" проектына каршы юнәлдерелгән.

Бүгенге көндә Европа Берлеге илләре үзләрендә кулланылган газның уртача 40 процентын Русиядән ала. Һәм алар үзләренең Русиягә булган шушы бәйлелеген киләчәктә тагын да арттырырга теләми, шуңа күрә башка алмаш юллар эзли. "Nabucco" проекты нәкъ менә шуларның берсе - ул Каспий газын Европага Русияне читләтеп, Төркия аша китерергә тиеш.

Русия газына гына калу Мәскәүнең Европага ясый алырлык сәяси вә икътисади басымын көчәйтә ала дип шүрлиләр Европа башкалаларында.

Бер ел элек Русия Балтик диңгезе төбеннән дә бер торбаүткәргеч кора башлаган иде, аны "Төньяк Агым" дип атадылар. Аннан газны Европаның төньягына һәм Германиягә куарга җыеналар. Аңа кадәр Кара диңгез аша Төркиягә дә "Зәңгәр Агым" газүткәргече сузылды. Хәзер инде Русия Европаның көньягын да үз газына бәйләп куймакчы. Бу очракта шушы зәңгәр ягулык Болгарстанга гына түгел, бар Балканга, аннан Италиягә дә җитә ала.

Әмма әлегә "Көньяк Агым"га караган бар кәгазьләр дә яклар арасында тулысынча килешенеп бетмәгән. Болгарстан хөкүмәте үзенең булачак торбаүткәргечне контроль итүен ныграк гарантияләргә тели, аның болгар җире аша узган өлешендә төп идарә хокуклары үзендә булуын таләп итә.

Сәфәрнең нәкъ менә Сербиядәге ифрат мөһим президент сайлавы алдыннан булуы да юкка түгел - Мәскәү берьяктан, шул тавыш бирүгә хәленнән килгәнчә үз мәнфәгатендә йогынты ясый ала, ә икенче яктан, вәзгыятьтән файдаланып, икътисади максатларына ирешергә тырышып караячак.

Инде әйтелгәнчә, Газпром Сербиянең иң эре нефть эшкәртү ширкәтен НИСны сатып алырга теләвен белдергән иде. Ул Сербия хөкүмәтенә ярты миллиард евроны акчалата һәм тагын ярты миллиардны инвестицияләр рәвешендә тәкъдим итә. Моңардан тыш, Газпром сербларга зур җирасты газ саклагычы төзүне вәгъдә итә.

Косово тирәсендәге хәлләр уңаеннан серб хөкүмәте хәзер Мәскәүнең сәяси яклавына бик мохтаҗ һәм Русия үз тәкъдимен уңай бер мизгелдә ясады. Гәрчә кайбер серб вәкилләре, Газпром тәкъдим иткән акча аз, НИСның чын бәясе кимендә 2 миллиард евро, ди.

Православ кардәшлекне алган сөргән премьер-министр Коштуница Мәскәү тәкъдимен теләп кабул итәргә риза, әмма бу мәсьәләдә дә тарафлар һаман да ахыргача килешә алмады. Моңа, әлбәттә, Көнбатыш та каршы, чөнки анда Русия шулай итеп Балканда үзенең платцдармын булдырырга тырыша, дип уйлыйлар.

Болгарстан аша сузылган торбаүткәргеч белән Сербиягә үтеп кереп, Русия бар Балканны, һәм хәтта Европаның көньягын үз кочагына алырга тели дигән куркулар төбәктә киң таралган.

XS
SM
MD
LG