Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:39

Путин Болгарстанда Европага газ кудыру турында сөйләшә


Русия президенты Владимир Путин 2 көнлек Болгарстан сәфәрен башлады.

Сәфәрдә төп игътибар Болгарстан аша газүткәргеч төзү проектына бирелә.

Көньяк Агым дип аталган 10 миллард долларлык бу проект газны Кара диңгез төбеннән Болгарстан аша Европага кудыруны күздә тота. Бу үткәргеч Европа Берлегенең Русиядәге энергия чыганакларына бәйлелеген тагын да арттырыр дигән борчылулар бар.

Былтыр Европа Берлегенә кушылган Болгарстан Салкын Сугыш елларында Мәскәүнең тугрылыклы беректәшләреннән берсе булды.

Путин шулай ук Софияда Болгарстанга икенче атом электр станциясе төзу турында килешү имзалауны күзәтәчәк.

XS
SM
MD
LG