Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:53

Русиядә былтыр шаулап игълан ителгән читтән кайтучы милләтәшләр програмы эшләми. Руслар ватаннарына дистәләрчә меңләп түгел, унарлап кына кайта.

Мәскәү Кремле рәсмиләре президент Владимир Путин 2006 елда чит илләрдә яшәүче русларны Русиягә кайтару планын игълан иткәндә нык кына шаулаган иде. Бу программаны яклаучылар беренче айларда ук Русиягә дистәләрчә мең кеше кайтып илдәге демографик кризисны җиңеләйтергә ярдам итәр дип фаразлады. 6 еллык программаның 1 елы үтте. Әмма андый кайтучылар дулкыны булмады.

Читтән кайтучылар программасын беренче булып гамәлгә ашыручы 12 төбәккә былтыр 100 меңләп кеше кайтыр дип фаразланган иде.

Әмма 2007 елның гыйнварында бу программа игълан ителеп берничә ай үтүгә әлеге еллык фараз 50 меңгә, тагын бераздан 25 меңгә төште.

Чынлыкта исә бу программа нигезендә былтыр Русиягә нибары 143 кенә рус гаиләсе күченгән.

Рәсми саннарга караганда, 13 гаилә Липецки өлкәсенә, Духобор дини азчылыгының 110 әгъзасы Грузиядән Тамбов өлкәсенә күченеп килгән. Тагын 200-дән азрак кеше Калининград өлкәсендә урнашкан.

Регнум хәбәр агентлыгы Красноярский ягы рәсмиенең былтыр төбәккә 2 буйдак ир генә күчеп килде дигән сүзләрен китерә.

Путин планы беренче чиратта илдәге демографик кризисны җиңеләйтүне максат иткән иде. Үлүчеләрнең күп, туучыларның аз булуы сәбәпле Русиядә халык саны елына 700 меңгә кимеп бара.

Хөкүмәт рәсмиләре шулай ук бу программа читтән килеп эшләүчеләрне акрынлап Русия хезмәт базарыннан кысрыклап чыгарыр дип ышануларын белдергән иде. Узган атнада игълан ителгән яңа мөһәҗирлек чикләүләре нигезендә, быел Русиядә бары 1.8 миллион чит ил кешесенә генә рәсми эшләү рөхсәте биреләчәк. Былтыр ул 6 миллион белән чикләнгән иде.

Әмма Русия рәсмиләренә читтән кайтучылар программасы максатларына ирешү аеруча кыен булачак, ә бәлки хәтта мөмкин дә булмыячак.

Мәскәүдә чыгучы Время Новостей газеты 19 декабрьдә читтән кайтучылар программасы турындагы барлык пессимистик фаразлар да чынга аша дип язып чыкты. Программаны гамәлгә ашыруның беренче елы элекке Советлар Берлеге илләрендә яшәүче милләттәшләребезнең Русия хакимиятләре куйган шартларда кайтырга теләмәвен ачык күрсәтте диелә ул мәкаләдә.

Шулай да хөкүмәт рәсмиләре уңышсызлыкны танырга теләми. Федерал миграция хезмәте башлыгы Константин Ромоданский күптән түгел 2008 елда Русиягә 90 меңләп ватандаш кайтыр һәм быел бу федераль программага тагын 59 төбәк кушылачак дип белдерде.

Әмма бу саннарның мөмкин түгеллеге инде хәзердән үк күренә.

11 гыйнварда рәсми Российская Газета былтыр 9 меңләп кайтучыга урын тәкъдим иткән Иркутски өлкәсенә нибары 3 кенә мөрәҗәгать килгән дип язып чыкты. Былтыр 300-ләп кайтучыны көткән Амур өлкәсенә исә 1 мөрәҗәгать тә килмәгән.

Дәүләт Думасының БДБ эшләре комитеты рәисе Вадим Густов Путинның кайтучылар программасы үтәлмәүгә беренче чиратта дәүләт бюрократиясе сәбәпче ди.

Декабрь аенда Время Новостей газетына Густов сентябрь аенда бу программа турында тиешле рәсми документ чыкканга кадәр читтәге руслар арасында кайтучыларны туплау эшен чын-чынлып башлау мөмкин түгел иде ди.

Беренче кайтучылар мартта ук көтелгән булса да, бу программаны тормышка ашыру өчен җаваплы булган Федераль миграция хезмәте бүлекчәләрен ел ахырына таба гына ачты.

Беренче елда анда катнашучы һәр төбәк үзенең кайтучылар програмын язып аны раслату өчен үзәк хөкүмәткә җибәрергә тиеш иде. Бу да өстәмә кичегүләргә сәбәп булды. Калининград өлкәсе ул прошрамманы әле 2006 елның ноябрендә үк язып җибәргән. Мәскәү исә аны карап хупларга 2007-нең маенда гына җитешкән.

Әмма Русиядәге гадәти бюрократия проблеманың бер ягы гына.

Григорий Карасин
Дипломатия турында язучы Международная Жизнь журналының соңгы санында чыккан мәкаләсендә тышкы эшләр министры урынбасары Григорий Карасин җирле хакимиятләр кайтучыларны кабул итәргә тулысынча ук әзер түгел, күпләп кайтучыларны кабул итү өчен әле шартлар булдырасы бар ди.

14 төбәк бездә болай да мөһәҗирләр бик күп дип бу прошраммада катнашудан баш тартты.

Башка кайбер төбәкләрнең хакимият вәкилләре дә бездә эшсезләр күп, акча аз, торыр урын табып булмый дип күпсанлы кайтучыларны кабул итә алмауларын белдерә.

Хөкүмәт кайтучылар програмына 17 миллиард сум бирүне караган иде. Бу акча кайтучыларның күченү, беренче айларда яшәү чыгымнарын каплау, кабул итүче төбәкләргә ярдам итү өчен каралды.

Әмма кайтырга теләүчеләрнең зур күпчелегенә Русиядә эш урыннары юк. Булса да җирле халык эшләргә теләмәгән эш кенә тәкъдим ителә.

Узган атнада сәяси аналитик Валерий Быжытович Российская Газетага Русиягә кайту өчен поезд билетлары ни кадәр генә арзанга таратылмасын, алар инде бик соңлап таратыла, Советлар Берлеге таркалганнан соңгы берече елларда Русиягә кайту турында хыялланганнар өчен ул поезд әлла кайчан киткән инде диде.

XS
SM
MD
LG