Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:32

Русия президенты ничек ясала?


Медведев сурәтле матрешкалар инде әзер

Медведев сурәтле матрешкалар инде әзер

Рәсми Мәскәү күптән түгел Грузиядә үткән президент сайлавында “идарә басымы кулланылды, оппозиция намзәтләре эзәрлекләнде, аларның финанс һәм медиа мөмкинлекләре чикләнелде” дигән тәнкыйть белдергән иде. Нәкъ шул ысуллар хәзер Русиянең үзендә Медведевны яңа президент итү өчен кулланыла.


Асылда Кремлнең эше инде беткән дияргә була. Левада үзәге үткәргән фикер белешүгә караганда, сайлаучыларның яртысыннан күбрәге, ә карар кылганнарның хәттә 70%-ты, беренче вице-премьер Дмитрий Медведевны инде бүген үк президент итергә әзер. Владимир Путин үзе 13% чамасы белән икенче урында, гәрчә сайланырга хокукы булмаса да. Коммунистлар җитәкчесе Геннадий Зюганов һәм ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский 5-7%, элекке премьер Михаил Касьянов, күп дигәндә, 1% җыя.
2 март сайлавын Медведев инде җиңде

Шуңа да карамастан, президент идарәсе башлыгы урынбасары Владислав Сурков Медведевны яңа патша итү кампаниясен чын-чынлап алып бара. Дума сайлавында 60-тан артык төбәк җитәкчесе Бердәм Русиянең җирле исемлеген җитәкләргә ризалашты. Хәзер алар президент капманиясе белән мәшгуль.

Дмитрий Медведев (с) һәм Владислав Сурков: президент ясау ул матрешка әвәләү түгел
Медведев көн саен телевидение экранында, Русиянең әле бер, әле икенче төбәгендә. Сайлаучылар белән түгел, җирле түрәләр белән очраша. Тегеләре Медведевның милли проектлары кысаларында башкарган эшләрен күрсәтә. Тырышып күрсәтәләр. Тагын 4 айдан Медведев аларның һәр кайсысын урыныннан ала алачак. Сайлаучылардан сорап та тормыйча. Хакимият баганасы юкка гына торгызылмады.

Бу багана кайвакыт чама дигән нәрсәне, гомумән, онытып җибәрә. Әйтик, декабрь сайлавында Ингушетия түрәләре халыкның 98,35%-ты катнашты, шуларның 98,72%-ты Бердәм Русиягә тавыш бирде, дигән хисап ясады. Бу кеше ышанмаслык саннарга дәлил табу өчен, җирле активистлар сайлауга бармадым дип ант итә алган кешеләрне барларга тотынды. Узган атнада алар шундый 87 мең кеше табылганын хәбәр итте. Бу бар сайлаучыларның 54%-ты дигән сүз. Димәк, сайлауда халыкның 98%-ты берничек тә катнашта алмаган. Җирле прокуратура бу мәсьәләне тикшермәсә, активистлар Европа мәхкәмәсенә барырга җыена.

Чәршәмбедә президентлыкка үзлегеннән дәгъва итүче ике намзәт – Михаил Касьянов һәм Демократик партия җитәкчесе Андрей Богданов теркәлү өчен җыйган 2 миллион имзасын сайлау комиссиясенә тапшырды. Хәзер комиссия имзаларның дөреслеген тикшерә. Нәтиҗәне 26 гыйнварда әйтергә тиеш.

Күп кенә белгечләр фикеренчә, Касьянов намзәт итеп теркәлмиячәк. Ахырда сайлау кәгазендә Медведев, Зюганов, Жириновский һәм бәлки, күз буяу өчен, Богданов калдырылачак.

Рәсми кампания 2 февральдә башлана, сайлау – 2 март көнне. Ләкин Медведев бу сайлауны инде җиңде. 10 декабрь көнне үк, Путин аны варис дип игълан итү белән.

XS
SM
MD
LG