Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт хокук яклау оешмаларына акча бирәме?


 Федерал инспектор Дмитирий Шогин дәүләт грантларын алган Татарстан иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты
Федерал инспектор Дмитирий Шогин дәүләт грантларын алган Татарстан иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Бөтенрусия Ватандашлар форумы алдыннан Русия хакимиятләреннән акча алган Татарстандагы иҗтимагый оешмалар хисап тотты

Татарстанның Җәмәгать пулаты бинасында иҗтимагый оешмалар катнашлыгында матбугат очрашуы булды. 2007 елда Русия Президентының идарәсе һәм Русиянең Җәмәгать Пулаты, грант-оператор дип аталучы 6 иҗтимагый фонд аша 2008 елда биреләчәк дәүләт грантларына бәйге үткәргән булган. Татарстаннан 54 оешма социаль проектларын тәкъдим итеп дәүләт грантларына дәгъвә иткән. Бар гаризалардан бары 14 оешманың проекты гына дәүләт ярдәмен алуга ирешкән. Алар - нигездә наркомания белән көрәш һәм сәләмәтлек саклау,балалар, инвалидлар хокукларын яклау юнәлешендәге оешмалар булып чыкты. Анда ике милли оешма да булды. Берсе - Татар Федераль милли-мәдәни мөхтәрият, икенчесе – “Татар гаиләсе” гомум русия фонды. Мөхтәрият 800 мең алган булса, “Татар гаиләсе” фонды үз эшчәнлеге өчен 1 миллион сум алган. Бу акчалар русия бюджетыннан бирелә. Пәнҗешәмбе көнне Татарстан Җәмәгать пулатында булган җыелышта дәүләттән акчалата ярдәм алган шушы оешмалар үз эшләре белән таныштырды. Әлеге җыенда Татарстанга билгеләнгән федераль инспектор Дмитрий Шогин да булды. Ул киләсе елга да иҗтимагый оешмалар башкарган эшкә акчалата ярдәм карала диде, аларны киләсе бәйгедә катнашырга чакырды.
Татарстан Дәүләт Шурасының елекке депутаты һәм табип Сурия Усманова хокук һәм медицинаны берләштерүче тармакта иҗтимагый эш алып бара. Үзенең эшен ул армиядән имгәнеп кайткан солдатлар мәсьәләсе белән кызыксынудан башлаган. Ул да Русия Җәмәгать Пулаты аша грант алган.
Сурия Усманова
Соңгы вакытта армиядән гарипләнеп кайткан егетләр бар, Радик Хабиров, Дмитрий Сычев һәм башкалар. Алар күбәү кызганычка каршы. Хәрби чакырылышка китүчеләрнең аерым хокуклары бар, алар сәламәтлек саклау өлкәсендәге хокукларын белми, мин боларны уйладым уйладым да, бу хакта китап язырга булдым” - дип сөйләде Сурия Усманова. Грант акчасына ул медицина өлкәсендәге хокукларны аңлатучы китаплар яза. Белгәнегезчә, берничә ел елек, чит ил фондларының финанслау программнарына чикләүләр кертелгән иде. Русия хакимияте үзе сайлап алган оешмаларга акчаны үзе бирә башлады. Сурия Усманова бу эшчәнлеккә чит ил фондларыннан да акча алуның бернинди куркынычы юк, дип саный.
Үткән елга кадәр бу иҗтимагый оешмалар чит акчаларына гына эшли иде, чит илдән грантлар алган берничә оешманы беләм. Бу акчалар аларга конкрет нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Чит илдән акча алу Русиягә зыян китерә дип уйламыйм. Минем оешманың эшчәнлеге киресенчә аны көчлерәк итә.” – ди ул.
Шушы дәүләт грантлары бәйгесендә Казан хокук яклау үзәге дә катнашкан булган. Әмма анда җиңә алмаган. Бу хакта “Азатлык”ка хокук яклау үзәге башлыгы Игорь Шолохов сөйләде: “Әйе, без дә социаль проектлар бәйгесендә катнаштык. Без балалар хокуклары өчен җаваплы вәкилне булдырырга тәкъдим иткән идек. Без барлык документларны вакытында җыеп бирдек. Әмма безнең тәкъдим кабул ителмәде. Бәйгедә гариза я кабул ителә, я юк. Кире кагылу сәбәпләре аңлатылмый".
Шушы хокук яклау үзәге башлыгы хәбәр иткәнчә, Казан хокук яклау оешмасы бер кайчан да дәүләттән акча алмаган һәм грант алмаса да, эшен дәвам итә. Эшчәнлекне Русия һәм чит ил фондларыннан алган акчага алып бара. Белгәнегезчә, әлеге үзәк кеше хокукларын яклаү милициянең гамәлләрен тикшерү, социаль эш белән шөгелләнә.
Татарстанның коммерцияле булмаган автоном мәгълүмати ресурс үзәге башлыгы Рәис Төхватуллин, иҗтимагый оешмаларга дәүләттән моңа кадәр акчаның бөтенләй бирелмәгәнен, әйтте. Ә шушы бәйгедә Татарстанның йөзәрчә оешмадан барлыгы 54нең генә катнашуын, ул мәгълүматның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы белән аңлатты.
XS
SM
MD
LG