Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Мәскәүгә поездда өч сәгать ярымда?!


Казан тимер юл вокзалы
Казан тимер юл вокзалы
“Мин Казаннан Мәскәүгә билетны поездга алдым. Очкычка караганда тизрәк тә барып җитә”,- дигән гәпләр Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең сөйләшүенә кереп китергә мөмкин. Бүген бу хакта әйтсәң, һичшиксез, “тузга язмаганны сөйләмә” дип кенә җибәрәчәкләр.
Казан һава аланына барып җитәр өчен 40 минутлап вакыт кирәк, теркәлү узып очкыч күтәрелеп киткәнче иң кимендә тагын ярты сәгать вакыт үтә. Һавада сәгать тә 20 минут очасың. Килеп төшеп, һава аланына чыгып, Мәскәүдәге кирәкле урынга барып җиткәнче тагын кимендә сәгать ярым вакытың үтә. Ярый да бөкеләр булмаса һәм тимер канатлы кошны тоткарламасалар… Шулай итеп барлык минутларны бергә җыйсаң, иң тиз дигәндә 4 сәгать вакытың китә.
Ә менә бик тиз йөрешле поезд Казанның тимер юл вокзалыннан китеп Мәскәү үзәгенә өч сәгать ярымда барып җитергә мөмкин. Әлегә бу фантастика.
Әмма дөньяның, алга киткән илләрнең бу өлкәдә уңай тәҗрибәсе бар. Франция һәм Германиянең зур калалары арасында бик тиз йөрешле поездлар чаба. Русиядә дә беренче үрнәк бар. “Нева экспрессы” тизлеген 200 сәгатькә җиткереп, Мәскәү белән Петербур арасын 4 сәгать 45 минутта үтә.
Ә менә Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Анатолий Лесун, 2009 елда Түбән Новгород һәм Мәскәү арасында да кызу тизлектәге поездлар йөри башлаячак, дип белдерә. Аның сүзләренә караганда, бу проект тормышка ашса, сәгатенә 160 клиометр тизлектә чабучы “Буревестник” поездлары Түбән Новгород һәм Мәскәү арасын өч сәгать ярымда үтәчәк.
Ничек инде, Мәскәү белән Түбән Новгород арасын да, Мәскәү белән Казан арасын да өч сәгать ярымда үтәргә мөмкин диярсез. Түбән Новгород Казан белән чагыштырганда ярты юл гына бит. Сәгатенә 160 километр тизлектә чабучы “Буревестник”лар Идел буе федераль округы башкаласы өчен беренче адым булачак. Бүгенге көндә тимер юл белгечләре икенче проектны тормышка ашыру өстендә эшли. Мәскәүдән Түбән Новгородка кадәр аерым бер юл төзелсә һәм “Siemens” ширкәтенең Velaro RUS электр поездлары йөгерә башласа, бу араны сәгать ярымда үтеп булачак.
“Әлегә Горький тимер юлы Мәскәү Түбән Новгород арасында тиз йөрешле юл булдыру өстендә эшли. Бу Германиянең “Siemens” ширкәте машиналары кулланылачак икенче юнәлеш булачак. Шундый ук проектны Казан-Мәскәү арасында да тормышка ашыру киләчәк планнарда бар. Ул тормышка ашсын өчен Русия тимер юлларының теләге генә җитмәячәк. Аңа урындагы хакимиятләрнең дә кушылуы кирәк”,- диде Горький тимер юлының Казан бүлеге сүзчесе Елена Моисеева. Моисеева сүзләренә караганда, теләктәшлек беренче чиратта акчага барып төртеләчәк. Димәк Русия тимер юллары ачык акционерлык җәмгыяте Татарстаннан да күпмедер финанс ярдәме өмет итә.
Ә менә Түбән Новгород өлкәсенең тормышка ашырыла башлаган проектка күпме акча бирүе турында “ләм-мим”. Бары тик бу проект өчен Горьки тимер юл бүлеге 2007 елда 4 миллиард сум акча керткән, 2008 елда инвестецияләр 4,6 миллиард булачак диелә. Гомум чыгымнар 13 миллиардка төшәчәк.
Горьки тимер юлы рәсмиләре белдерүенчә Мәскәү-Казан арасын бик тиз йөрешле “Экспресс”лар белән бәйләү турында сөйләшүләр Татарстан җитәкчелеге белән башланмаган.
Түбән Новгород проекты тормышка аша башлау белән җитди сүзгә керешү ихтималы бар.

Бүгенге көндә Казан-Мәскәү арасын “Татарстан” фирма поезды тимер юлда иң тиз үтә. Юлда бер генә тукталыш ясап Русия башкаласына ул 11 сәгать ярымда барып җитә. Әгәр аерым юл төзелә калса һәм кызу тизлектәге махсус экспресслар йөри башласа, Мәскәүгә очкыч белән баруга караганда тизрәк тә, 3 сәгать ярымда барып җитү мөмкинлеге киләчәк кулында.
XS
SM
MD
LG