Accessibility links

Русия һәм Болгарстан газүткәргеч килешүе имзалады


Болгартсан белән Русия Мәскәүнең Европа энергия базарындагы өстенлеген ныгытучы зур газүткәргеч төзү турында килеште.

Килешү Болгарстанга 2 көнлек сәфәр белән килгән Русия президенты Владимир Путин сәфәренең икенче көнендә булды.

10 миллиард долларлык үткәргеч Русиядән газны башта Кара диңгез төбеннән, аннан Болгарстан аша Көньяк Европага кудырачак.

Бу үткәргеч АКШ һәм Европа Берлегенең Мәскәүгә бәйлелекне киметү өчен Касрий төбәге газын Русияне урап узып Европага кудыручы үткәргеч төзү проектына көчле көндәш булачак.
XS
SM
MD
LG