Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалсам да, көт син мине! (13)


Югалганнар табыша. Азатлык ярдәме белән.
Югалганнар табыша. Азатлык ярдәме белән.

Германиядә яшәгән Марина Казанда яшәгән әтисе Хәсән белән 30 елдан соң беренче тапкыр очрашты.


Бүгенге тапшыруыбызның башында ук шуны әйтәсе килә, Хәсән Ягудин дигән кешене 4 ел буе Германиядә яшәгән Марина исемле кызы эзләве турында әйтеп киткән идек. Һәм менә бүген без сезгә Маринаның аны табуы турында тулырак итеп сөйләрбез.
Марина әтисен соңгы тапкыр 6-7 яшьләрендә күргән булган. Ул әбисендә тәрбияләнеп үскән.Әнисе белән дә яшәргә насыйп булмаган аңа. Ә хәзер аның әнисе дә, әбисе дә вафат булган. Хәзер Маринага 30 яшь. Ул Германиядә яши. Әмма бик күп еллар буе әтисен эзләүдән туктамаган.
“Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шарафутдинов Маринаның әтисен ел ярым чамасы эзләгәннән соң , ул аны Татарстаннан таба.Маринаның үзенең тавышын ишеттерә алмасак та, без аның әтисе Ягудин Хәсәнне һәм аның әтисенең тормыш иптәше Нурия ханымның бу хәбәрне ничек кабул итүләре турында аларның үзләрен ишеттерербез.
Хәсән Ягудинның кызы Маринаның аларны эзләп табуына бу гаилә бик шат. Һәм аны Германиядән гаиләсе белән җәйгә кунакка көтәләр.
Ә башта сүзне Илгизәр Шарафутдиновка бирик әле. Ул ничек эзләп тапты иткән аны?
Ул табылды октябрь аенда. Мин башта таптым үзен түгел, ә аның улын. Казанда яшәгән булган Ягудин Ленар исемле 20 яшьлек Хәсәннең улы. Ленар белән элемтәгә кереп аның аркылы таптык Маринаның әтисен,- диде Илгизәр Шарафутдинов.
Менә шулай, хәзер Маринаның инде энесе дә бар. Маринаның әтисе Хәсән Ягудин сөйли:
Маринаның дәүәнисе дә вафат булгач, аның иң якын туганы мин, әтисе, калганмын. Ул мине 4 ел буе эзләгән Һәм менә мине тапты. Мин бик рәхмәтле “Жди меня” телетапшыруына һәм Илгизәр Шарафутдиновка, мине улым аркылы табуына. Минем бит әле 20 яшьлек улым да бар. Алар ярдәмендә мин кызым белән очраштым. Хәзер мин кызымның иң якын кадерле кешесе. Кичә генә Германиядән шылтыратты чакырып үзләренә. Ә Русиягә без аларны җәйгә көтәбез.
Илгизәр Шарафутдинов аларның Мәскәүдә ничек очрашулары турында менә нәрсә диде:
Ноябрь башында Мәскәүдән килделәр “Жди меня” программасыннан. Хәсән белән Казанда сюжет төшерелде. Һәм ноябрь ахырында студиядә алар кызы Марина белән очраштылар. Бу чын, күңелгә тия торган шундый бер мизгел булды. Залда утыручылар, хәтта үземнең дә күзләремдә яшь иде… Алар гомерләрендә өченче тапкыр гына очрашалар. 30 ел гомер узган. Әтисен хәтерләми дә ул кыз. Ул әбисендә үскән. Әнисен бөтенләй, диярлек, белми. Аның иң якын туганы- әтисе.
Ә бу очрашу турында Хәсән Ягудинның хәзерге тормыш иптәше Нурия ханым шатлыгы белән уртаклаша.
Мин аның үзенең әнисе булмасам да, бигрәк шатлык булды. Күңелебезгә яхшы булды. Беренче көнне үк Марина мине Әни! дип атады. Кулыннан алтын беләзеген салып бүләк итте. Мәскәүдә очрашкан вакыттта мин хәтта еладым. Без хәзер зур гаилә булдык. Марина хәзер кияүдә, оныгыбыз бар, аңа ике яшь тулып килә. Тормыш иптәшем Хәсәннең 20 яшьлек Ленар исемле улы табылды. Минем үземнең 24 яшьлек Наилә исемле кызым бар иде. Без Хәсән белән 5 ел яшибез бергә. Хәзер менә нинди зур гаиләгә әвелерелдек. Без бик рәхмәтлебез бу тапшыруларга, Илгизәр Шарафутдиновка. Безгә шундый зур бәйрәм булды, - дип шатлануын белдерде, хәзер инде бу зур гаиләнең хуҗабикәсе Нурия ханым.
Менә шулай, Югалган туганнар табыла, Азатлык ярдәме белән. Алдагы тапшыруыбызда без сезгә Азатлык радиосының Казан бюросына килеп кереп, кем- кемне эзләве турында белдергән Назим әфәнденең гозерен җиткерербез.
XS
SM
MD
LG