Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге сербларга виза тәртибен бетерергә мөмкин


Сербиядә үтәчәк мөһим президент сайлавы алдыннан Европа Берлеге Серб ватандашларын Берлек илләренә визасыз кертү мөмкинлеге турында белдерде.

Европа Комиссиясе вәкиле Фрисо Роскэм Эббиң Берлек Сербия белән шул турыда сөйләшү башларга карар итте диде. Эмма ул визасыз керү тәртибенең кайчан гамәлгә куелу мөмкинлеген әйтмәде.

Якшәмбе сайлавында көнбатышка йөз тотучы хакимияттәге Борис Тадич белән милләтче намзәт Томислав Николич катнаша.

Бу сайлау Европа Берлеге яклавында Сердиядән аерылырга теләүче Косово статусы турында көтелгән карар алдыннан мөһим бер вакыйга буларак карала.
XS
SM
MD
LG