Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан маллары - Алмания күргәзмәсендә


Башкортстанда җитештерелүче күп кенә авыл хуҗалыгы ризыклары, төрледән-төрле азык-төлек бу көннәрдә Алманиядә күрсәтелә. Мәгълүм ки, Берлинда “Яшел атна-2008” дип исемләнгән халыкара күргәзмә эшли башлады. Анда, Русиянең Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән бергә, Башкортстан авыл хуҗалыгы ширкәтләре һәм аш-су җитештерү үзәкләре дә катнаша.
Быел Башкортстан Республикасы малларын урнаштыру өчен “Берлин-мессе” күргәзмәләр үзәгендә 100 квадрат метрга якын мәйдан бүленгән. Шунда Башкортстанның дистәләрчә ширкәте үз малларын тәкъдим итә. Анда ит-сөт ризыклары да, умарта балыннан эшләнгән дистәләрчә төрле тәмле ашамлыклар һәм бизәнү әйберләре дә, аракы-спирт эчемлекләре дә, кымыз, казылыклар да бар.
Алмания күргәзмәсендә килүче алманнар да, башка илләр кунаклары да Башкортстан вәкилләре әзерләгән татар милли ашларын – тутырылган тавык, өчпочмаклар, вак бәлешләр, гөбәдияләрне дә авыз итеп карый алачак. Барлык шул тәмле нигъмәтләрне Уфадагы “Пышка” аш-су челтәре тәкъдим итә. Күренекле татар эшкуары Рәсимә Мусина бу сәфәргә чыгар алдыннан үзләре әзерләгән ризыкларның югары бәяләнеренә өметен белдерде.
Башкортстан вәкиллеген Алманиядәге күргәзмәдә республика Хөкүмәте башлыгы Рафаэль Байдәүләтов җитәкли. Ул да республика ширкәтләренең бу күргәзмәдә катнашуы уңыш китерүенә ышанычын белдерде.
Бу күргәзмәдә башка илләр җитештерүчеләре белән дә танышып, аларны үзара хезмәттәшлеккә җәлеп итәргә телибез, - ди Рафаэль Байдәүләтов.
Башкортстан премьер-министры Рафаэль Байдәүләтов бүгенге көндә Алманиягә барган Башкортстан вәкиллеген җитәкли. Берлинда әле “Яшел атна-2008” халыкара күргәзмәсе эшли башлады.
Алманиягә рәсми затлар һәм эшкуарлар белән бергә, һәрвакыттагыча, сәнгать осталарын да алдылар. Бу юлы бизнес вәкилләре күңелен Фәйзи Гаскәров исемендәге Башкортстан халык биюләре академия ансамбле ачачак.
XS
SM
MD
LG