Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:18

Мөхәммәт карикатурларын бастырган Беларус журналисты хөкем ителде


Белоруста элекке газет хезмәткәре Аляксандр Здзвижку 2 ел элек Мөхәммәт Пәйгамбәрне мәсхәрәләүче дип бәяләнгән сүрәтләр бастырган өчен 3 еллык төрмә җәзасына хөкем ителде.

Ул әлеге рәсемнәрне 2006 елда Згода газетында бастыруы белән динара нәфрәт таратуда гаепләнде.

Рәсемнәр бастырылганнан соң Беларустан киткән Здзвижку бер ел соңрак атасы каберен күрергә кайткач кулга алынды.

Аның адвокаты бүгенге мәхкамә карарын гамәлдән чыгару өчен мөрәҗәгать әзерләвен белдерде.

XS
SM
MD
LG