Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:04

Русия Британ Шурасы бүлекчәләре ябылуны хуплый


Русия Британ илчелегенең мәдәни бүлеге булган Британ Шурасының төбәкләрдәге бүлекчәләре ябылуны хуплап алар инде күптән ябылырга тиеш иде ди.

Британ Шурасының Питербур һәм Екатеринбур бүлекчәләрендә эшләүче русияле хезмәткәрләр Федераль иминлек хезмәте ФСБга сорау алуга чакыртылганнан соң кичә шура ул бүлекчәләрне япты.

Британия Русияне ул хезмәткәрләрне куркыту өчен Салкын Сугыш чоры ысулларын куллануда гаепди.

Әмма бүген Русия тышкы эшләр минимтрлыгы бу мәсьәләне сәясиләштерү омтылышлары үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртуга ярдам итмиячәк диде.

Мәскәү бу бүлекчәләр рәсми рөхсәтсез эшли дип аларны ябуны таләп итте. Британия моны кире кага.

XS
SM
MD
LG