Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:29

Милиция президент алдында хисап тотты


Татарстанның эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәров

Татарстанның эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәров

18 гыйнварда Татарстанның эчке эшләр министрлыгының Минтимер Шәймиев катнашында коллегия утырышы узды. Республика президенты хокук сакчыларының уңай нәтиҗәләрен сүзсез уздырды, ә җитешмәгән якларны ярты елда бетерергә әмер бирде. Хәзер милиционерлар гади кеше булып киенеп, төсле метал тапшырып, караклар тотырга тиеш булачак.


Татарстанның эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәровның чыгышында, “Халык металл җыючылардан зарлана, өйдәге тимер-томыр әйберләрне урлыйлар”- дигән гаризалар күп килә, дип сөйләүве Минтимер Шәймиевне сүз алырга этәрде. Ул: “Кайчан бу проблеманы бетерәсез?”- дип сорау куйды. Сәфәров башта: “Бер ел эчендә!”- дигән иде, ләкин президентка бу җавап канәгатьләндермәде, шуннан хокук сакчыларының башлыгы: “Ярты ел эчендә!”- дип әйтергә мәҗбүр булды.

Республика президенты эчке эшләр министрына бу төсле метал урлау буенча шул кадәр каты әйтте ки, Сәфәров: “Утереп бетермәгез инде! – дип тә әйтеп җибәрде.
Министрның чыгышында журналистлар турында да сүз булды. Ул каләм ияләрен халыкка республикадагы криминал яңалыкларны күпертеп бирәләр диде. Шуннан җәмгыятьтә милиционерларга карата начар фикер туа икән. Сәфәров әйтүенчә, узган ел республика территориясендә тәртип бозучылар кимегән, 2006 ел белән чагыштырганда теркәлгән җинаятьләрнең саны да кимегән, бандитларны да күбрәк тота башлаганнар.

Утырышта республиканың Дәүләт Шурасы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалетдинов, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Казан мэры Илсур Метшин һәм баш җитәкчеләр бар иде.

3 сәгатькә якын узган утырыштан соң, Сәфәров урыс телендә 18 редакциядән килгән журналистка, аның урынбасары Рафил Ногманов ике-өч татар журналистларына интервью бирде. Сүзләр оптимистик рухта булды.
“Президент әйткәннәрне кабул иттек, урлап метал җыю буенча, юл халәкәтләрен бетерү, яшьүсмерләр, наркотиклар буенча эшләргә дә эшләргә эле.”

- Татар иҗтимагый үзәкләренә мәйданнарга чыгарга сез рөхсәт бирәсезме? Нинди очракта сез аларны сак астына аласыз?

“Мәйданга чыгу буенча Русиянең кануны бар, монда милициянең катнашы юк. Без читтән карыйбыз гына, үзебез мәйданга чыгарга рөхсәт биреп йөрмибез. Нинди очракларда сак астына аласыз дигәннән, хулиганлык булмасын, аларга тимәсеннәр. Юлларны бозмасыннар”-
диде эчке эшләр министрының ярдәмчесе Рафил Ногманов.

XS
SM
MD
LG