Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:24

Германия яһүдләре җитәкчесе: беректәш илләр яһүдләрне саклау өчен җитәрлек эшләмәгән


Мюнхен – Германия Яһүдләре җитәкчесе, "Икенче дөнья сугышы вакытында Нацига каршы беректәш илләр Европа яһүдләрен саклап калу өчен җитәрлек эшләмәгән", дигән белдерү ясады.

Германиянең Яһүдләр Шурасы рәисе Шарлотта Кноблох, ДПА агентлыгына әйтүенчә, беректәш илләр сугышка кадәр золым корбаны булган меңләгән яһүдкә сыену мөмкинлеге бирү өчен җитәрлек тырышлык күрсәтмәгән.

Шарлотта ханымның бу белдерүе американ президенты Джордж Бушның күптән түгел беректәш илләр сугыш вакытында Наци лагерьларына алып барган юлларны бомбаламаган өчен гафу үтенүенә җавап буларак яңгырады.

XS
SM
MD
LG