Accessibility links

Пакстанда Бһутто үлеменә катышы булуда шикләнелгән яшүсмер кулга алынган


Исламабад – Пакстанда оппозиция җитәкчесе Биназир Бһуттоның үлемен оештыруга катышы булуда шикләнелгән бер яшүсмер кулга алынган.

Франс Пресс мәгълүматенә караганда, Аитезаз Шах исемле 15 яшьлек бу егет җомга көнне Дера-Исмаил-Хан шәһәрендә кулга алынган. Ул шулай ук, шыгыйларның Ашура бәйрәме вакытында һөҗүм әзерләгәнен дә таныган.

Шах сүзләренчә, 27 декабрь көнне Биназир ханымны үтерү барып чыкмаган булса, бу эш - 3 кешедән торган аның төркеменә биреләсе булган.

Бу хәбәргә әлегә рәсми раслау юк.
XS
SM
MD
LG