Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касьянов хакимиятне басым ясауда гаепләде


Мәскәү – Русиянең Халык-демократик берлеге җитәкчесе, киләсе президент сайлавында катнашу өчен көрәшкән Михаил Касьянов, хакимиятне аңа һәм аның тарафдарларына басым ясауда гаепләде.

Касьяновның белдерүендә әйтелгәнчә, президентлыкка намзәт булып теркәлү өчен кирәкле документларны тапшырганнан соң, Эчке эшләр һәм Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре аңа карата басымны тагы да арттырган.

Касьянов сүзләренчә, бу - хакимиятнең көчсезлеген, сәяси көрәштән куркуын аңлата.

Үзәк сайлау комиссиясе якын көннәрдә Касьяновны президентыкка намзәт итеп теркәү мәсьәләсен хәл итергә тиеш.
XS
SM
MD
LG