Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:22

Балуевский: Русия, кирәк булса, атом коралын кулланачак


Мәскәү – Русиянең генерал штаб башлыгы Юрий Балуевский, Русия үзен саклау өчен, кирәк булса. атом коралын да кулланачак, дип белдерде.

Бу белдерүен ул бүген Мәскәүдә Хәрби фәннәр академиясендә үткән бер фәнни конференциядә ясады.

"Без беркемгә дә һөҗүм итергә җыенмыйбыз, ләкин дөнья җәмәгатьчелеге һәм безнең партнерлар белеп торсын, Русия үзенең мөстәкыйльлеген һәм бөтенлеген саклау өчен, кирәк булса, хәрби көчен, шул исәптән, атом коралын, шул исәптән, кисәтү чарасы буларак та кулланачак", диде ул.

XS
SM
MD
LG