Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испаниядә террор һөҗүме әзерләүдә шикләнелгән 14 исламчы кулга алган


Мадрид – Испания рәсмиләре Барселонада террор һөҗүме әзерләүдә гаепләнгән 14 ислам сугышчысының кулга алынуы турында хәбәр итте.

Эчке эшләр министры Альфредо Рубалкаба сүзләренчә, бу кешеләрнең 12-се Пакстаннан, 2-се Һиндстаннан. Аларда шартлаткыч әзерләү өчен яраклы матдәләр табылган. Министр сүзләренчә, аларны кулга алуда Европаның берничә күзләү хезмәте ярдәм күрсәткән.

2004 елның 11 мартында Мадрид трәннәрендә булган террор һөҗүмнәре нәтиҗәсендә 191 кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG