Accessibility links

җомга, 24 февраль 2017, Казан вакыты 15:47

Сербиядә президент сайлаулары уза


Сербиядә бүген президент сайлаулары уза. Ул илнең киләчәген билгеләү өчен аеруча мөһим булып тора. Аерым алганда, Европа Берлеге белән мөнәсәбәтләр һәм Косовоның беряклы бәйсезлеген игълан итү мәсьәләсендә.

Сайлауда 6,5 миллион ярым кеше катнашырга хокуклы. Аларга 9 нәмзәттән берсен сайлыячак. Төп көрәш көнбатыш яклы булган – Борис Тадич һәм радикал мииләтче фиркә башлыгы Томислав Николич арасында булачак.

Бу сайлауларда бер генә нәмзәт тәк кирәкле санда тавыш җыя алмас һәм 3 февральдә икенче тур узар дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG