Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Оборона” Мәскәү үзәгендә урам җыены уздыра


“Оборона” оппозиция хәрәкәте Мәскәү үзәгендә көчләп армия хезмәтенә алуга каршы урам җыены уздыра. Хәрәкәт җитәкчесе Олег Козловскийга теләктәшлек белдереп, 50гә якын кеше Русия саклану министрлыгы бинасы каршына килгән. Козловский аяк авыруы булуына карамастан, бер ай элек көчләп армиягә җибәрелгән иде.

Урам җыены Уң көчләр берлеге һәм Яблоко фиркәләре активистлары ярдәмендә уза.

Бу акцияне уздыруны хакимият җитәкчелеген белән алдан рәсмиләштерелгән.

XS
SM
MD
LG