Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакуда 1990нчы елгы фаҗигәләрне искә алалар


Бүген Бакуда – олы хәсрәт көне. 1990нчы елгы фаҗигәләрне искә төшерәләр. Әзербәйҗан җитәкчелеге гаепсез үлгәннәр – шәһидләр истәлеге һәйкәленә чәчәкләр куйды.

Шәһәр халкы да көне буе үлгәннәрне искә ала, илдә мәтәм көне игълан ителгән.

1990нчы елны 20 гыйнварга каршы төндә тәртип урнаштыру һәм әрмән һөҗүмнәренә чик куюга сылтап, Бакуга Әзербәйҗан хакимияте белән килештермичә, 20 меңлек совет гәскәрләре кертелгән иде. Аларның чаралары нәтиҗәсендә, 130 тыныч халык үтерелде, йөзләгән кеше җәрәхәтләнде һәм тагын бик күпләр кулга алынды.


XS
SM
MD
LG