Accessibility links

Кайнар хәбәр

Невадада беренчел сайлауларда Клинтон һәм Ромни җиңгән


Невада һәм Көньяк Каролина штатында президент сайлауларына Республикан һәм Демократ партияләрдән нәмзәтләрне сайлау узды.

Невадада сайлаучылар ике партия вәкилләре өчен дә тавыш бирә, ә Көньяк Каролинада республиканнар фиркәсе вәкилләре арасында гына сайлаулар булды.

Беренчел сайлауларда Невадада демократлардан сенатор Хилари Клинтон җиңде, ә республиканнардан – Массачусетсның элекке губернаторы Митт Ромни иң күп тавыш җыйды.

Республикан партиясе вәкилләре арасында гына узган Көньяк Каролинада исә җиңүгә сенатор Джон Маккейн иреште. Ул барлыгы 33 процент тавыш җыйды. Икенче урында Арканзансның элекке губернаторы - Майкл Хакаби. Аңа 30 процент тавыш биргәннәр.

XS
SM
MD
LG