Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:57

Европа парламентының бер залына Политковская исеме бирелгән


Брюссельдәге Европа парламентының матбугат очрашулары уздыра торган залы үтерелгән Русия журналисты Анна Политковская исемен йөртәчәк. Бу хакта мәҗлеснең матбугат үзәге белдерде.

Европа парламенты җитәкчесе Ханс-Герт Поттеринг Политковская исеме бер тирән мәгънәгә ия булуын әйтте. Анна Политковская сүз иреге өчен көрәшүче батыр хатын иде. Аның исеме бу кыйммәтләрне чагылдыра һәм без аны мәңгелештәрергә телибез. Политковскаяның эшләре бөтен дөньяда танылды, әмма үз ватаныда ул эзәрлекләүләргә дучар булды диелә, Европа парламенты белдерүендә. Шулай ук анда 1993нче елдан бирле Русиядә үтерелгән журналистларның саны 300гә җиткәне әйтелә.

Шулай ук Европа парламентының берничә яңа бинасына да тарихта эз калдырган кешеләр исемен бирү карар кылынган.

XS
SM
MD
LG