Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кениядә кабат милләтара бәрелешләр башланды


Кениянең башкаласы Найробида тагын милләтара бәрелешләр башланды. Анда 3 кешедән алып 20 кешегә кадәр үлгән дигән төрле мәгълүмәтләр әйтелә. Җәрәхәтләнгәннәр дә бар.
Бәрелешләр 27 декабрь көнне узган президент сайлауларында Мваи Кибаки җиңде дип игълан ителгәннән соң башланды.
Сайлауларда җиңә алмаган оппозиция җитәкчесе Райла Одинга хәрәмләшүләр булды дип белдерә.
Кибаки һәм Одинга көндәш булган милләтләр җәмгыяте вәкилләре.
XS
SM
MD
LG