Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:28

Радий Хәбиров ни өчен Рәхимов “абзарына” сыймый башлаган?


“Рәхимов Радийның активлыгын бетерде” дигән язмада, Радий Хәбиров 15 гыйнварьдән башлап урынында эшләми, дип раслана.

Бу атнада республика җәмәгатьчелеге арасында Башкортстан президенты Хакимияте башлыгы Радий Хәбировның эшеннән китүе (алынуы?) хәбәрләр яшен тизлеге белән тарала башлады. Ufagub.com сайтында 15 гыйнварьдә дөнья күргән: “Рәхимов Радийның активлыгын бетерде” дигән язмада, “Башкортстан президентына якын ышанычлы чыганактан алынган” хәбәргә таянып, Радий Хәбиров 15 гыйнварьдән башлап урынында эшләми, дип раслана. Әмма, Башкортстанның бер генә рәсми мәгълүмат чарасы да бу турыда хәбәр бирмәде. Дөрес, хакимиятләрнең Башинформ мәгълүмат агентлыгы 18 гыйнварьдә Русия Эчке эшләр министрлыгының белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең Уфада үткән методик җыены турында хәбәр биргәндә, ул чарада “Башкортстан президенты Хакимияте башлыгы Радий Хәбиров” та катнашты дип белдергән иде. Әмма, соңрак ул хәбәр агентлыкның интернет сәхифәсендә күренми башлады. Радий Хәбиров, мөгаен, эшеннән киткәндер дигән тезисны республиканың радио-телевидениесендә аның исеме бөтенләй искә алынмый башлавы да раслый сыман. Иң мөһиме – 10 гыйнварьдә Салават шәһәре башлыгы итеп элекке башлык Геннадий Паршиков урынына яңаны, Хәлил Рәхимовны кую чарасында, Радий Хәбиров чынлап та катнашмады. Моңа хәтле нәкъ Радий Хәбиров мондый эштә катнаша иде генә түгел, ул чараларда төп рольне уйный иде.
Шулай итеп, фактлар Радий Хәбировның урыныннан китүен раслый, дияргә була. Хәзер инде кайбер сәяси белгечләр, Хәбиров киткәнме-юкмы дигән темага түгел, ә ни өчен ул Рәхимов “абзарына” сыймаганлыгы турында сүз йөртәләр. Билгеле сәяси белгеч, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафиков фикеренчә, Башкортстан президенты һәм аның тирәсендәге башкорт элитасы Мәскәү белән ике яклы Шартнамә булмавын да, башкорт-урыс дуслыгы 450 еллыгының үтә начар үткәрелүен дә, Республикадагы нефть тармагы предприятиеләренең Башкортстандагы хуҗалары кулыннан ычкына башлавын да, башка бихисап җитешсезлекләрне дә Хәбиров гаебе итеп күрергә маташа. Башкортстандагы билгеле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, профессор Ринат Гатауллин Радий Хәбировның тагын бер зур “кимчелеге” бар – ул татар, ди. Аның фикеренчә, Кремльдә үз дусларын тапкан Радий Хәбиров, Рәхимовтан соң аның урынында калуы ихтимал иде. Әмма, татар Хәбиров, башкорт милләтчеләре фикеренчә, фәкать, башкорт идеясына хезмәт итәргә генә хаклы, һич кенә дә башкорт илен җитәкләргә тиеш түгел.

XS
SM
MD
LG